Статистика
Всего в нашей базе более 4 327 663 вопросов и 6 445 978 ответов!

помогите пожал написать сочинение"туган ягым-алтын бишек".

1-4 класс

KriS9295560 05 февр. 2014 г., 3:57:23 (10 лет назад)
Рейтинг
+ 0 -
0 Жалоба
+ 0 -
Eldana55
05 февр. 2014 г., 6:39:38 (10 лет назад)

Көшкәтбаш авылы ... Чал тарихларга уелып калган Көшкәтбаш авылы. Авылны күргәч тә, күп гасырлар кичкән элек яшәгән хуҗаларын күз алдына китерәсең. Мөгаен , алар да Көшкәтбаш урманнарында үскән чыршы-наратлардай мәгърүр булганнардыр.Хәзерге Көшкәтбаш авылы урнашкан урында элек марилар яшәгән. Тирә-ягын кара куе урман чолгап алган бу авылның исеме Нунинеш дип аталган. 1552- 60 нчы еллар чорында Иван Гроз ный тарафыннан оештырылган чукындыру компаниясеннән качып Арча районы Мәтәскә авылыннан бик күп татарлар шушы мари авылына килеп урнашканнар.Ә мари халкы торган җирләрен ташлап , Нократ буена киткән. Бары тик җиде генә гаилә, күчеп китәселәре килмичә,ислам динен кабул итеп, үз авылларында яшәп калганнар. Авылда бүгенге көндә мариларның унбишенче буыны булып яшәуче 3-4 гаилә бар.Шундый зур куе урман уртасында урнашкан авылны татарлар яулап алгач, марилар ташлап китәләр. Авылның исеме дә мари сүзеннән алынган "кушкет" барысын да алып китүче "куркыныч" мәгънәсендә, чөнки Көшкәт елгасы кисәк яуган көчле   яңгырлардан   соң,   яки   язгы   ташулар   вакытында ярларыннан чыгып, ташып күп кенә корылмаларны агызып алып китә торган  була.  Шул  елга  исеменнән  чыгып  авылны да Көшкәтбаш дип аталган. Урманнарында бик куп төрле кошлар, җәнлекләр яшәгән. Авылда борынгы бабаларыбыз шушы урманнарны кисеп, җирләр әзерләп, иген игеп көн күргәннәр.Авыл читеннән генә мул сулы елга аккан. Авыл халкы, урман куе булгандыр инде, Сосна Пучинкәсе авылы барлыкка килгәнлеген дә елга суы буйлап агып килгән йомычкалардан белгәннәр.Бугенге көндә дә бабаларыбыз сөйләвеннән кайбер урыннар турында ишетеп беләбез. Авылның югары ягынан Өтәр кушылдыгы агып төшә. Аның озынлыгы 5-6 километрга сузылган. Өтәрдәге су урта бер җиреннән генә башланып китә. Елга башында коры балканы хәтерләтә. Андагы җир җиләгенең, мәтрүшкәнең күплеге, башка авылларның җиләкчеләрен җәлеп итә. Элек бу өтәр тирәсе дэ куе урман булган. Анда күп төрле кошлар, җәнлекләр көн күргән. Бүреләр хужалык абзарларына көтүлектәге малларга һөҗүм иткәннәр.Кара гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар ла кирәк узарга.Бу юлларны җ;ырлардай урманның хәзер бер билгесе дә юк дияргэ булыр иде, әгәр дә шушы өтәр тирәсендәге кечкенә урман булмаса.Элек Көшкәтбаш җирләре Марий Эль Республикасы җирләренә ук барып җиткән булган. Марий республикасы оешкач, чик Көшкәтбаш җиренәрәк, шуның нәтиҗәсендә Көшкәтбаш җире дә Түнтәр ягына бераз кучкән.

Ответить



Вы находитесь на странице вопроса "помогите пожал написать сочинение"туган ягым-алтын бишек".", категории "другой". Данный вопрос относится к разделу "1-4" классов. Здесь вы сможете получить ответ, а также обсудить вопрос с посетителями сайта. Автоматический умный поиск поможет найти похожие вопросы в категории "другой". Если ваш вопрос отличается или ответы не подходят, вы можете задать новый вопрос, воспользовавшись кнопкой в верхней части сайта.