Статистика
Всего в нашей базе более 4 327 663 вопросов и 6 445 978 ответов!

сочинение на татарском про маму!

1-4 класс

Fatimkaaliyeva 11 дек. 2014 г., 12:19:19 (9 лет назад)
Рейтинг
+ 0 -
0 Жалоба
+ 0 -
Ladysun
11 дек. 2014 г., 13:10:23 (9 лет назад)

Әнкәй теткән йондай Карлар коела күктән. Күзләремне йомам, Күрмәмме дип, Кабат шул ук төшне... Роберт Әхмәтҗанов Әнкәй, әни, нәнә, инәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала бирә. Син — Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана. Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә — сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың. Гел эшләп юрырга гына күнеккән кулларыңны, кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең. Кышкы чишмәләрнең салкын суында керләр чайкаган куллар ул. Идән юган, сәдәф таккан, шәл, оек бәйләгән куллар... Кичләрен, кечкенә пыялалы күзлегеңне борын очына элеп аласың да газета караштырасың. Шуннан бер-бер яхшы сүз, гыйбрәтле вакыйга тапсаң, безгә дә укып калырга ашыгасың. Андагы юлларда көлке сүзләр язылганда, иреннәреңнең җәелеп киткәнен күрәм мин. Син кычкырып көлә дә белмисеңдер шикелле. Юк, беләсең. Әдәпсез булып күренәсең, безне эшебездән бүләсең килми. Менә син, вак-вак атлап, түр якка узасың. Мин, үзеңнән яшереп кенә, һәр хәрәкәтеңне, һәр ымыңны күзәтәм. Ачык ишек аркылы тәрәз төбендәге гөлләр янына килгәнеңне күрәм. Кибә башлаган яфракларны кайчы белән сак кына кисеп аласың. Төпләрен тотып-тотып карыйсың да баш чайкап куйгандай итәсең. Туфраклары катыбрак киткән, тамырлары кысылгандыр, дип борчыласыңмы син? Җылы өйдә сусын аладыр дисеңме? Кайбер гөлләр турысында озаграк тукталып торасың. Ал чәчәкле тамчы гөле — синең яшьлегең хатирәсеме? Аны нигә башкаларыннан ныграк яратасың син, әни? Яран гөле дә, рауза гөле дә бик якындыр, ахрысы... Яфрак-парын иркәләп, җылы сулышыңны өреп куймас идең. И әни... Без дә — үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, һәрвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый. Арган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. Син тәрбиләгән тыйнаклык кына әнә шул теләкләрне тыеп тора, әмма, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөю хисен сиздерәсе килә.

Ответить

Другие вопросы из категории

Читайте также

сочинение на татарском языке про осенние каникулы "перевести"

я люблю каникулы.Осенью они длятся всего неделю.На каникулах я гулял с друзьями.Ездил в кинотеатр смотреть мультфильм.Ездил в аквапарк.Там мне очень понравилось.Ещё я ездил к бабушке.У меня осталась масса впечатлений! Так что те осенние каникулы я провел очень хорошо.

Помогите,пожалуйста,написать рассказ о весне,на татарском языке.Пыталась найти переводчик,но не нашла.Не надо ссылки переводчиков присылать,где не

пишется, или скачивать надо.Просто,у кого есть или кто нашёл,переведите на татарский:
Наступила весна.Стало тепло,светит солнышко.Тает снег ! Прилетают птички и начинает громко петь.Люди стали легко одеваться,можно гулять! У людей стало хорошее весеннее настроение !
Буду очень благодарна.



Вы находитесь на странице вопроса "сочинение на татарском про маму!", категории "другой". Данный вопрос относится к разделу "1-4" классов. Здесь вы сможете получить ответ, а также обсудить вопрос с посетителями сайта. Автоматический умный поиск поможет найти похожие вопросы в категории "другой". Если ваш вопрос отличается или ответы не подходят, вы можете задать новый вопрос, воспользовавшись кнопкой в верхней части сайта.