Сочинение на татарском языке "салих бабайнын ойлэнуе". Пожалуйста СРОЧНО!!
10-11 класс
|
Велика вероятность того, что вам никто не ответит, пишите самостоятельно, удачи
салих бабайнын ойлэнуе
салих бабайнын ойлэнуе
Салих бабайның өйләнүе Татарның танылган язучысы, мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, матбагачысы, журналисты Фатих Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» исемле хикәясе җый нак кына сюжетлы булса да, тирән мәгънәгә ия. Ул әби-бабаларыбызныңяшәү рәвешенә, горефгадәтләренә хөрмәт уята. Төп герое булган Са лих бабайныңхатын-кыззатына карата олылыклы мөнәсәбәте бүгенге ир-атларныңкүбесенә уңай үрнәк була ала. Салих бабай XX гасыр башында мөселман кызларына алга киткән Америка илләрендәге кебек караш таләп итә, чөнки аларны һәрьяктан камил, ирләрдән дә югарырак торган җаннар дип саный: «Хатын вә кызлар бик нечкә калепле вә үткен зиһенле буладыр. Анларның бер урта дәрәҗәдәгесе дә җавап турысында үткен зиһенле бер ирне туктата аладыр. ... Әгәр бездә дә Америка гадәтләре бул са, минем илә тәәһһөл итүене (өйләнүне) бу кызга шун дук тәкълиф итеп, күпер өстендә туй ясаган булыр идем». Әдәплелеккә бары тик әдәплелек белән генә якын килә сең. Начар сүзне татар кызлары тыңлап та тормаячак, ки теп барачак! Аларга исем яшерү, бераз чытлыкланып алу, шаяру да ят нәрсә түгел. Европа әдәбиятыннан хәбәрдар, белемле, шул ук вакыт та милли традицияләрне дә ташламаган Салих башка төрле кызларга үзе дә карамаячак. Мәгърифәтче әдипләр, өйләнү мәсьәләсендә, мондый якларга бик игътибар итәләр, алар өчен геройның укымышлылыгы, тышкы матурлыгы, зы ялылыгы бик мөһим. Егет белән кызның бер-берсенәһәрь яктан пар булуы мәҗбүри бер шарт дәрәҗәсендә. Һич югы берсе икенчесе ирешкән уңышларга омтылсын, аның ярдәме нә таянсын! Бу хикәядә татар каләм ияләренең ике гасыр чигендә төрле философларның, психологларның язганнарын укыган нары әллә каян күренеп тора. Әнә шул алар язганнарга үзләреннән элгәре әдипләр мирасында булмаган сыйфатлар да өсти икән. Мин бу хакта танылган галимнәрнең фәнни язмаларыннан укып белдем. Шуларга нигезләнеп, үзем дә аерым фикерләргә килдем. Салих язмышка, алдан билгеләнгәнлеккә бик ышана икән бит. Бу ноктадан караганда, ул Гаяз Исхакыйның «Очрашу яки Гөлгыйзар» геройларына охшаган. Бик романтик рухлы да әле ул герой Табигатьне ярата, көчле сөю белән сөя. Юкка гына Жорж Саядларны, Эмиль Золяларны да укымаган ич ул! Кеше күзләр белән аңлаша. Егетнең күңеле төшкән туташ та, мәгънәле караш ташлап, аңа би тараф түгеллеген аңлатып өлгерә. Бу үзара якынаюда аның тарафыннан беренче адымнар була. Егетне солдат хезмә теннән көтеп алган, аңа хисләрен озак еллар җуймаган кызны бәхетле гаилә тормышы көтә. Салих бабайның өйләнү вакыйгасы әнә шундый бер истәлек булып аның күңеленә мәңгегә теркәлә.
Другие вопросы из категории
Тренировочные нагрузки при занятиях физкультурой и спортом (ФиС) повышаются
1) Скачкообразно
2) Волнообразно
3) Ступенчато
4) Прямолинейно