Статистика
Всего в нашей базе более 4 327 660 вопросов и 6 445 971 ответов!

Составте сочинение на тему: ,,Зима пришла ,, на татарсков языке ( 5 предложенний )

1-4 класс

Діанашвец 04 нояб. 2014 г., 16:13:51 (9 лет назад)
Рейтинг
+ 0 -
0 Жалоба
+ 0 -
Fomaaaa
04 нояб. 2014 г., 16:53:08 (9 лет назад)

Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны...       Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре - шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте.       Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора,  кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта.

Ответить



Вы находитесь на странице вопроса "Составте сочинение на тему: ,,Зима пришла ,, на татарсков языке ( 5 предложенний )", категории "другой". Данный вопрос относится к разделу "1-4" классов. Здесь вы сможете получить ответ, а также обсудить вопрос с посетителями сайта. Автоматический умный поиск поможет найти похожие вопросы в категории "другой". Если ваш вопрос отличается или ответы не подходят, вы можете задать новый вопрос, воспользовавшись кнопкой в верхней части сайта.