Статистика
Всего в нашей базе более 4 327 663 вопросов и 6 445 976 ответов!

Найти рассказ по татарскому языку 3 класс

1-4 класс

SwaG23girl 01 июля 2013 г., 7:15:47 (10 лет назад)
Рейтинг
+ 0 -
0 Жалоба
+ 0 -
111133335
01 июля 2013 г., 8:49:08 (10 лет назад)

 Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе. Бу чынлапта бик дөрес. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра.     Барсы да үзенең мәктәптәге беренче көнен бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем үзенең соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә исендә тота. Чөнки бу көн шатлыклы да, моңсу да. Кеше, укучы үезенең унъеллык гомере белән хушлаша дисәң дә була. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш.     Әлбәтта, мәктәп дигәч, бәлки, шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар, кайсеберләрне иптәшләре дә, мөгаен, кыерсытадыр. Ләкин болар барсы да мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына караса, барыбер тик мәшәкәтьсез, тыныч балачагын һәм мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын.     Мин үземнең мәктәбем турындада әйтеп китәсем килә. Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлагап кергәч та сине урап алалар кебек. Мин 9нчы А сыйныфында укыйм. Яртакан фәннәрем рус теле белән биология.       Безнең сыйныф бүлмәләре якты һәм җылы. Анда яңа белем алыр өчен бөтен шартлар каралаган. Без үзебезнең укытучыларыбызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар кайчан бик таләпчән яки усал булсалар да, без беләбез, укытучыларыбызның төп бурычы – безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләү.     Безнең сыйныф җитәкчесе игелекле һәм яхшы кеше. Ул һәрбер укучысын тыңлый һәм аңлый белә. Ул биология укытучысы. Безнең бүлмәдә хәтта табигать почмагы да бар. Монда ике ташбака, балыклар яши. Безгә җәнлекләребез һәм гөлләребез турында кайгыртырга бик ошый. Классыбызны без гел чисталыкта һәм тәртиптә тотырга тырышабыз.     Укудан буш вакытыбызны без үзебезнең иркен спорт залында үткәрәбез. Без монда рәхәтләнеп волейбол, баскетбол уйныйбыз, ә кышларын саф һава сулап чаңгыда шуабыз. Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнаша, бернинди вакыйгадан да читтә калганыбыз юк безнең. Тик соңгы кыңгырау якынлашканнан якынлаша. Шуңа күрә дә күңелдә моңсурак. Без бик тату сыйныф, бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшибез. Хушлашканда да безгә бик кыен булыр инде.     Мин үземнең туган мәктәбемне һәм дусларымны нык яратам һәм соңыннан да сагынып яшәрмен кебек. 
Вариант Руского языка :

+ 0 -
Igilmut
01 июля 2013 г., 11:01:00 (10 лет назад)

Шәһәр Зима елгасының Ока елгасына (Ангара кушылдыгы) кушылу урыны янында, Иркутск-Черемхово тигезлегендә, Иркутскидан 251 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Шәһәр янында М53 «Байкал» (Новосибирск — (Томск —) Кемерово — Красноярск — Иркутск) автоюлы бара.

Ответить



Вы находитесь на странице вопроса "Найти рассказ по татарскому языку 3 класс", категории "другой". Данный вопрос относится к разделу "1-4" классов. Здесь вы сможете получить ответ, а также обсудить вопрос с посетителями сайта. Автоматический умный поиск поможет найти похожие вопросы в категории "другой". Если ваш вопрос отличается или ответы не подходят, вы можете задать новый вопрос, воспользовавшись кнопкой в верхней части сайта.